ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Европа татарлары «APIPA» бию этномарафонын хуплап каршы алды

14 сентябрь 2019, 11:15 , Фото: tatar-congress.org

Европа татарлары «APIPA» бию этномарафонын хуплап каршы алды Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Европа татарлары Байкал татарлары тарафыннан тәкъдим ителгән бию этномарафонына берләшү идеясен хуплап каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Август аенда Бурятия Татарлары автономиясе рус һәм татар телендәге хэштеглар (#МытанцуемАпипа / #БезбиибезӘпипә) белән «APIPA» биюе флешмобына старт бирде һәм аны ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлады. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Tatar camp for kids in Spain» эшләгән көннәрдә Коста Бланка яр буенда әлеге видеоролик өчен материал төшерелгән. Европаның төрле шәһәрләрендәге татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар җәйге каникул көннәрендә бергәләп ял итә, туган телен өйрәнә, фольклор жанрлары, борынгы көнкүреш традицияләре белән таныша, җырлар һәм шигырьләр ятлый.

Лагерьны оештыручылар - «Бельгия татарлары» иҗтимагый оешмасы быел халык биюләренә дә игътибар бирергә тырышкан. Йошкар-Оладан килгән хореографлар Динара Фәесханова һәм Рамсес Габдрахманов, Казанның «Сәйдәш» бию театры артистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин Бельгия, Германия, Испания, Нидерландта яшәүче балаларга мастер-класслар үткәрде, алар белән репетицияләр үткәрде. Картахен шәһәре буендагы Борынгы Рим амфитеатры сәхнәсендә башкарылган бию этномарафонның бер чылбыры булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10