ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ел ахырына кадәр «Чистай» үсеш территориясендә радиаторлар җитештерә башлыйлар

14 сентябрь 2019, 10:14

Барлыгы 40 эш урыны булдырылачак

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 ел ахырына кадәр «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә «К-Терм» ҖЧҖ производствосы ачыла. Проектның бәясе 10 миллион сум тәшкил итә. Биредә елына 40 мең берәмлек җылылык радиаторы эшләп чыгарылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Производствоны оештыру өчен төзелеш эшләре алып бару күздә тотылмый. Ул арендага алынган бинада урнашачак. Биредә җитештерелгән продукцияне Татарстан Республикасы территориясендә сатарга ниятлиләр. Барлыгы 40 эш урыны булдырылачак», - диелә хәбәрдә.

Бүгенге көндә «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары тарафыннан, өстәмә кыйммәткә салымнан тыш, 298 миллион сумга якын капитал салымнар күчерелгән, 280нән артык яңа эш урыны булдырылган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10