ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан «Единая Россия»се Дәүләт Советы спикеры вазифасына кандидатура билгели

14 сентябрь 2019, 09:49 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан «Единая Россия»се Дәүләт Советы спикеры вазифасына кандидатура билгели Республика парламентына сайлауларда хакимият партиясе 72,4 процент тавыш җыеп җиңү яулады.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк конференциясе үткәрә. Анда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр ясалачак һәм республика парламенты спикеры вазифасына кандидатура билгеләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына партия бүлегенең мәгълүмати үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифасына кандидатура билгеләү турындагы мәсьәлә кертелгән», - диелә хәбәрдә.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ул республика парламенты башлыгы вазифасына үз кандидатурасын күрсәтергә ниятли. Моннан тыш, Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясен ТР Дәүләт Советына бердәм округ буенча сайланган Юрий Камалтыновка җитәкләргә тәкъдим итәчәк.

Сайлау нәтиҗәләреннән тыш, конференциядә Татарстан «Бердәм Россия»се төбәк сәяси советы составындагы һәм аның президиумындагы үзгәрешләр хакында да фикер алышырга ниятлиләр.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советына сайлаулар узды. Соңгы мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 72,4 проценты - «Бердәм Россия», 10,7 проценты — КПРФ, 3,96 проценты - «Гадел Россия», 3,79 проценты — ЛДПР, 3,65 проценты «Россия коммунистлары» партиясе өчен тавыш бирде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10