ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда Эш башлаучы фермер мәктәбе старт ала

14 сентябрь 2019, 09:23

Мәктәпкә авыл җирендә теркәлгән һәм университет тәмамлаганнан соң үз бизнесларын ачарга теләгән 18-35 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Татарстанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Эш башлаучы фермер мәктәбе» старт ала. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ике көн эчендә республика авылларыннан килгән яшьләр бизнес планлаштыру, нәтиҗәле бизнес-план төзү серләрен үзләштерәчәк, авылда яшьләргә ярдәм күрсәтүдә нинди программалар гамәлгә ашырылуын беләчәк», - диелә хәбәрдә.

Чара кысаларында бизнес-тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-проектлар бәйгесе узачак. Анда җиңүчене үз продукты бренды өчен полиграфия хезмәтләренә 30 мең сум күләмендә сертификат көтә.

Мәктәпкә авыл җирендә теркәлгән һәм университет тәмамлаганнан соң үз бизнесларын ачарга теләгән 18-35 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

Чарада катнашу өчен 2019 елның 18 сентябренә кадәр «Эш башлаучы фермер заявкасы» билгесе белән түбәндәге электрон почтага гариза юлларга кирәк: amo-rt@mail.ru.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10