ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә “75 мәрхәмәтле эш” акциясе старт алды

14 сентябрь 2019, 03:16 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә “75 мәрхәмәтле эш” акциясе старт алды Мәдәният идарәсе башлыгы Светлана Ревина белдерүенчә, бу акция киләсе елда зурлап билгеләп үтеләчәк Җиңүнең 75 еллыгын каршылау максатын да куя.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй районы мәдәният идарәсе, агымдагы елда үтүче “Мәдәният елы” кысаларында "75 мәрхәмәтле эш” дип аталган үзенчәлекле акция игълан итте. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Аның кысаларында бу көннәрдә шәһәр урамнарына урнаштырылган махсус стендлар буялып тәртипкә китерелә. Ленин, Комсомол, Никифоров, Нефтьчеләр, Төзүчеләр урамнарында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган сурәтләр төшерелгән стендларны мәдәният идарәсе хезмәткәрләре буяп яңарталар.  
 
Мәдәният идарәсе башлыгы Светлана Ревина белдерүенчә, бу акция киләсе елда зурлап билгеләп үтеләчәк Җиңүнең 75 еллыгын каршылау максатын да куя. Алга  таба әлеге стендларга районыбызда яшәүче, инде аз калып баручы Бөек Ватан сугышы ветераннары фотосурәтләре урнаштырылачак.
 
"Стендларда урын алачак фотосурәтләр циклын “Солдат язмышы” дип атарга телибез. Аның мәгънәсе шунда: өлкән яшьтәге ветеран көзгегә карап, анда үзенең яшьлеген күрә, узган елларга шул рәвешле күз сала, язмыш сукмакларын хәтерендә яңарта. Әлбәттә инде һәр стендта “Җиңүгә-75 ел” дигән лозунг та урын алачак", - диде Светлана Юрьевна.
 
Бүгенге көндә районда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Хәзер аларның һәрберсенең фотосурәтләрен туплау эше оештырыла.
 
Моннан тыш, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәр ветеранның йортына барып агитбригада концертлары оештырырга да ниятлиләр. Ветераннарыбыз белән аралашып, аларга хуҗалык-йорт эшләрендә ярдәм итү планы да бар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10