ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алабугада Анастасия Цветаевага истәлек тактасы ачылган

14 сентябрь 2019, 04:06 , Фото: alabuganury.ru

Алабугада Анастасия Цветаевага истәлек тактасы ачылган Анастасия Цветаева Алабугада 1960 елның октябрендә була.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабугада язучы, тәрҗемәче һәм рәссам, Марина Цветаеваның апасы – Анастасия Цветаевага мемориаль такта ачылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Ул Анастасия Цветаева берничә көнгә тукталган элекке “Елабуга” кунакханәсе бинасында урнаштырылды, хәзерге вакытта ул бинада Пенсия фонды урнашкан.
 
Безнең шәһәр белән аны соңгы ике атна дәвамында Алабугада яшәгән дөньякүләм танылган Көмеш гасыр шагыйре Марина Цветаева бәйли. Анастасия Цветаева Алабугада 1960 елның октябрендә була.
 
Анастасия Ивановна үзе 99 яшендә үлеп киткән, озын гомер кичергән. Аның ярдәмендә һәр укучы Цветаевлар гаиләсе тормышындагы мөһим детальләрне һәм нечкәлекләрне белде.
 
Истәлекле такта ачу тантанасында чыгыш ясаган Алабуга район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, язучының оныгы Ольга Трухачева һәм башкалар Анастасия Цветаева кебек күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә мондый чараларның әһәмиятлелеген ассызыклады.
 
Людмила Рыбакова әйтүенчә, Алабуга күп санлы исемнәр, күренекле шәхесләр белән бәйле, шәһәр җитәкчелеге аларны саклый һәм мәдәни мирас объектларына, әлеге исемнәр белән бәйле биналарга истәлек такталар урнаштыра.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10