ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әтнәдә урак тәмам

14 сентябрь 2019, 01:21 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнәдә урак тәмам Бары ике хуҗалыкта гына бер гектардан алган уңыш 30 центнердан кимрәк булды.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Хәмит Бадиков). Әтнәдә урак тәмам. Район буенча уртача уңыш һәр гектардан 35,2 центнер тәшкил итә, дип яза "Әтнә таңы" басмасы. 
 
Бөртекле культуралар 18440 гектар мәйданда игелде һәм тулай ашлык җыемы 648441 центнер булды. Шунысы кызык, бары ике хуҗалыкта гына бер гектардан алган уңыш 30 центнердан кимрәк булды. Аерым алсак, мул уңыш белән “Шахтер” күмәк хуҗалыгы сөендерде.
 
Бу очракта тулай җыемы күп булган күмәк хуҗалыкларны санап узу дөрес булыр. “Тукай” хуҗалыгы – 117220 центнер, “Ленин” – 111704 центнер, “Шахтер” 101928 центнер ашлык суктырып алдылар. Һәр гектардан алган уртача уңыш та шуларда күп.
 
Районда арпа һәм сабан бодае уңышы яхшы булды. Әйтик, арпаның тулай җыемы район буенча 306809 центнер тәшкил итте. “Шахтер”да ул 54171 центнер, “Ленин”да 52531 центнер, “Тукай”да 51260 центнер булды. Сабан бодаеның тулай җыемы буенча да шушы ук күмәк хуҗалыклар алда булдылар.
 
Арыш уҗымының һәр гектарыннан “Тукай” – 43,3 центнер, “Уңыш” – 43,2 центнер, “Таң” 43,1 центнер уңыш суктырып алды. Быел көзге бодай да алдатмады. “Тукай”да аны 99 гектарда игеп, 5940 центнер күләмендә җыеп алдылар. Ә “Ленин”да 29 гектарда игеп, 1305 центнер җыйдылар.
 
“Дусым” һәм Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыкларда солы уңышы мул булды, беренчесендә – гектарыннан 43,7 центнер, соңгысында 40,4 центнер тәшкил итте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10