ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас укучылары юл сакчылары белән берлектә куркынычсызлык акциясенә кушылды

14 сентябрь 2019, 00:36 , Фото: apastovo.ru

Апас укучылары юл сакчылары белән берлектә куркынычсызлык акциясенә кушылды Алар кичке сәгатьләрдә урамда йөргәндә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мөһимлеген искәртте.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары белән берлектә юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Алар җәяүлеләргә юл аша ничек чыгарга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерде һәм кичке сәгатьләрдә урамда йөргәндә киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мөһимлеген искәртте. 
 
Шулай ук яшь буын өлкәннәргә юл аша чыгарга булышты. Алар кечкенә дусларын да мәктәп янында каршы алды. Шоферларга да, җәяүлеләргә дә белешмәлекләр таратылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10