ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актанышта авыл яшьләре уеннарының факелын кабыздылар

13 сентябрь 2019, 23:09

Актанышта авыл яшьләре уеннарының факелын кабыздылар Утны Актаныш егете Россиянең спорт остасы Марат Солтанов кабызып җибәрде.

(Актаныш, 13 сентябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Актанышта узучы авыл яшьләре уеннарының рәсми рәвештә ачылу тантанасында уеннарның факелын да кабыздылар.

Бүген Актаныш үзәк стадионында XI авыл яшьләре уеннарының ачылу тантанасында тарихта беренче тапкыр уеннарның факелын кабыздылар. Утны стадион буйлап Актанышның спорт һәм хезмәт алдынгылары озатты.

Факелны өстәл теннисы буенча Россиянең спорт остасы 17 яшьлек Марат Солтанов кабызып җибәрде.

Шулай ук мәйдан буйлап, тантаналы төстә авыл яшьләре уеннарының флагын да йөртеп чыктылар. Флагны узган елларны төрле уен төрләрендә чемпион калган спортчылар озатты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10