ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үзбәкстан зиярат кылырга теләүче туристлар өчен турлар оештыра

13 сентябрь 2019, 22:00 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Үзбәкстан зиярат кылырга теләүче туристлар өчен турлар оештыра Туризм вәкилләре хәләл туризм өчен махсус объектлар төзеләчәген әйтә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның Казан ратушасында Үзбәкстан туроператоры туристлар өчен тәкъдимнәрен җиткергәндә зиярат кылырга теләүче туристлар өчен турлар оештырылуын әйтте.

"Бездә инфраструктура үсеп кенә килә. Әл Бохари имамы мавзолее янында аерым комплекс төзибез, зур шәһәрчек төзелә, ул 27 кунакханәдән торачак. Киләчәктә Малайзиядан, Индонезиядан чартер рейслары оештырырга килешү бар”, - диде Үзбәкстан туризмны үстерү буенча Дәүләт Комитеты рәисе Абдулазиз Аккулов хәләл туризм турында.

Үзбәкстан вәкилләре туризм өчен кызыклы объектларны атады. Болар - Бохара Арк, “Пои-Калян" ансамбле, Баһаветдин Накшбанди, Исмаил Самани мавзолейлары, Ситорая Мохи-Хоса сарае.

Үзбәкстан туроператоры әйтүенчә, турлар 70 доллардан башлап 120 долларга кадәр тора. Иң кыйммәтле тур 700 доллар тора, ул Төркиядәге ял кебек оештырыла, аңа самолет бәясе дә керә. “Тур 10 көнлекме, 7 көнлекме - бер үк ресторанга кермисез, туроператорлар төрле рестораннарга бару оештырырга тырышачак", - диде туроператор.

Иң кыска турга 3 шәһәр керә. 5-10 километр җәяү йөрү кертелгән. "Саф һава, сыйфатлы ризык бар, бер атнадан сәламәтлегегез дә яхшырачак", - дип чакырып калды Үзбәкстан туроператоры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10