ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ринат Закиров Татар бистәләренә багышланган форумнарны дәвам итәргә кушты

13 сентябрь 2019, 21:56 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Ринат Закиров Татар бистәләренә багышланган форумнарны дәвам итәргә кушты Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның карамагындагы Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте беренче җыенны Томскида үткәрде.

(Томск, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләргә Татар бистәләре тарихына багышланган II форумга җыелырга тәкъдим ителде. "Татар бистәләре темасы бик актуаль, аны дәвам итәргә кирәк. Икенче форумга кайсы төбәктә җыелыйк - конгресска тәкъдим итегез", - дип мөрәҗәгать итте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров төбәкчеләргә Томскида.

  • 12-13 сентябрьдә Томскида Россия күләмендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Беренче тапкыр аның темасы Татар бистәләре тарихына багышланды. Форумда Россиянең 16 субъектыннан 200гә якын төбәкче һәм профессиональ тарихчы катнашты. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы, аның карамагындагы Татарстан татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Томск өлкәсе хакимияте оештырды.

"Без Татар бистәләре мәсьәләсенә әле кереп кенә барабыз. 2018 елда Татарстан Президенты Томскига эшлекле сәфәре вакытында мондагы Татар бистәсен карагач, Татарстан галимнәренә мөрәҗәгать итте. Илебездә Татар бистәләрен өйрәнергә кирәклеген әйтте. Аларны саклау безнең дә бурыч, диде. Бу юнәлештә эшләр башланды", - дип сөйләде тарих фәннәре докторы Ринат Закиров.

Аның сүзләренчә, XIX-XX гасырларда Татар бистәләренең милләтне туплауда һәм саклаудагы потенциалын өйрәнергә кирәк. "Алар бүген дә милләткә рухи терәк булып тора. Күз күрерлек 30лап объект билгеле. Яшь буынга җиткерү, туризмны үстерүдә файдалану өчен дә игътибар көткән тарихыбыз бар", - диде конгресс җитәкчесе.

Ринат Закиров халык тарафыннан өйрәнелгән тарихның бик кирәкле булуын искәртте. Татар бистәләренең үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнүдә ул төбәкчеләр ярдәменә ышана. Алар язган хезмәтләрнең фәнни нигезен төзергә Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте булышачак.

"Татар бистәләрендә милли тормыш кайнап торырга, аларда фәнни җыеннар, бәйрәмнәр, очрашулар оештырылып торырга тиеш. Максатыбыз - шуңа ирешү", - диде Ринат Закиров. Хәзер конгресс икенче форумны үткәрү урынын билгеләү өчен тәкъдимнәр көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10