ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры Чечен Республикасында татарча Мольер күрсәтте

13 сентябрь 2019, 21:42 , Фото: Рузиля Мухамметова

Әлмәт театры Чечен Республикасында татарча Мольер күрсәтте "Федерация" I бөтенроссия театр фестивале Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Федерация" Бөтенроссия театр фестиваленең сәнгать советы Әлмәт театры артистлары уенын югары бәяләде. Бүген Әлмәт театры коллективы Грозныйда үтүче театр фестивале кысаларында "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен күрсәтте.

Спектакль Ж.Б.Мольерның "Лекарь поневоле" пьесасы буенча чакырылган режиссер Елена Кузина тарафыннан куелган. "Без милли театрлар милли драматургияне генә түгел дөнья драматургиясен - Брехтны, Мольерны, Шекспирны да куя алуын күрсәтергә теләдек. Татарстаннан ике төрле, икесе дә бик кызыклы, гаҗәеп спектакль килде", - дигән иде фестивальнең матбугат конференциясендә аның программа директоры, РФ Театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты мөдире Марина Корчак.

Спектакль карарга фестиваль кунаклары һәм театр тәнкыйтьчеләреннән тыш, Чечен Республикасының дәүләт театрлары артистлары да күпләп килгән иде. Чечен милли театры өчен бу спектакль үзләрендә дә баруы белән кызыклы булса, биредәге рус театры артистлары Татарстандагы коллегаларының уен алымнарын күрергә килгәннәр. Залда Чечняда яшәүче кумыклар да бар иде. Алар татар театрын карарга дип Гудермес районыннан махсус килүләрен әйттеләр һәм татар спектаклен колакчыннарсыз тыңладылар.

Спектакльдән соң тәнкыйтьчеләр белән фикер алышулар булды. Тәнкыйтьчеләр артистларның, аеруча Сганарель ролен башкарган Илшат Агиев уенын югары бәяләделәр. Тамашачы Мәдинә Гайнуллина уенына сокланды.

Спектакльдән соң театр директоры Фәридә Исмәгыйлева фестивальне оештыручыларга һәм тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде. Татарстан Президенты белән Чечен Републикасы башлыгының дуслар булуын искәртеп узды.

Россия күләмендә фестиваль өчен сайлап алынган 14 иң яхшы спектакльнең берсен күрсәткән Әлмәт театры артистлары тамашадан соң Шәле шәһәрендә урнашкан Европаның иң зур мәчетенә юл тоттылар. Иртәгә алар Әлмәткә юлга кузгала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10