ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда блогерлардан үзмәшгульләргә яңа салым режимын аңлатуны сорадылар

13 сентябрь 2019, 21:11

Үзмәшгульлек - ул яңа салым режимы, аның билгеле бер уңай яклары бар, диде Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова үзмәшгульләр өчен яңа салым режимына мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер булган Чаллы блогерлары белән очрашу үткәрде. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин сезне, мәгълүматны үзмәшгуль булган, ләкин әлегә теркәлмәгән кешеләргә җиткерүне сынап карау максаты белән әңгәмәгә чакырам», — диде Наталия Кропотова очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул үзмәшгульлек - яңа салым режимы, аның уңай яклары бар: декларация турында хисаплар булмау, кушымтада чек формалаштыру, шәхси эшмәкәр статусыннан башка легаль эш, файдалы салым ставкалары, Интернет аша гади теркәлү, хезмәт килешүе буенча хезмәт белән бергә эшләү һәм башкалар, дип искәртте.

Бүген Автошәһәрдә 2 641 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Үзмәшгуль булу өчен «Минем салым» кушымтасында теркәлергә кирәк.

Очрашуда әлеге категориягә караган эшмәкәрләр өчен үзмәшгульләр арасына кергәннәрдән нетворкинг оештыру турында карар кабул ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10