ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чит ил мәгълүмат чаралары сукбайны сыйлаган Казан игезәкләре ролигын тәнкыйтьли

13 сентябрь 2019, 20:55

Кызлар «Татарстан яшьләре» хәрәкәте оештырган #Намневсерверсеравно2019 марафонында катнашу өчен социаль видео төшергән.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары Казаннан игезәк кызлар Әдилә һәм Алинә Фәтхиеваларның видеосын тәнкыйтьләде. Роликта кызлар инвалид коляскасындагы сукбайны роллы белән сыйлый.

Кызлар «Татарстан яшьләре» хәрәкәте оештырган #Намневсерверсеравно2019 марафонында катнашу өчен социаль видео төшергән.

Видеода урам буйлап барган кызлар инвалид коляскасында сукбайны күрә. «Мескенкәй! Ул, мөгаен, күптән ашамагандыр», - дип кызлар аңа азык китерү кушымтасы аша роллыларга заказ бирә.

LadBible порталында кызларның камера каршында үз-үзләрен тотышын «куркыныч» һәм «үз-үзләреннән канәгать» дип атаганнар. Шулай ук песиләр сукбай кешеләргә караганда матуррак дигән сүзләр дә мәкаләнең авторы кәефен бозган. Икенче тапкыр, йортсыз мәчегә Тай токмачыннан заказ бирергә теләгәндә, йортсыз кешеләргә дә ризык кирәклеген истә тотыгыз», — дип язган ул.

«Бу игезәкләр чынбарлыктан шултиклем аерылган ки, хәтта сукбайларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген дә аңламыйлар», - дип китерә Daily Mail кулланучыларның берсе.

The Sun роликны игезәкләрнең реклама аша үз популярлыкларын арттыру өчен кирәк булган, дип атаган. Мәкаләдә «видеоның кешегә чын күңелдән ярдәм итү белән бернинди уртаклыгы юк», диелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10