ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан - Россиядә авыл хуҗалыгы фәнни үзәкләре төзеләчәк 18 төбәкнең берсе

13 сентябрь 2019, 20:26

2019 ел ахырына кадәр Россиядә 15 селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәге булдыру планлаштырыла.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиянең селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәкләре төзеләчәк 18 төбәгенең берсе булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2019 ел ахырына кадәр барлыгы шундый 15 үзәк, ә 2021 елга 35 үзәк булдырырга планлаштыра. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендәге оешмалар эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры Вугар Багиров белдерде.

«[селекция үзәкләре] генетик тикшеренүләр үткәрелә торган, кадрлар потенциалы, лабораторияләре, җир ресурслары булган биоресурс коллекцияле Федераль фәнни үзәкләр базасында төзелергә тиеш», — диде Багиров.

Аның мәгълүматларына караганда, үзәкләр Алтай, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, Амур, Воронеж, Кемерово, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Орел, Ростов, Рязань, Свердловск һәм Тамбов өлкәләрендә, шулай ук Төньяк Осетия-Алания, Татарстан һәм Кырым Республикаларында оештырыла.

Вугар Багиров, селекция үзәге җитәрлек фәнни-технологик һәм заманча лаборатор матди-техник базага, кадрлар составына һәм тәҗрибәгә ия булырга тиеш, диде. Бу исә икътисадның реаль секторына ихтыяҗ зур булган, көндәшлеккә сәләтле үзебезнең югары селекцион формалар булдыру бурычын хәл итәргә мөмкинлек бирер иде, дип өстәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10