ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Муса Җәлил һәйкәле реконструкцияләнә башлады

13 сентябрь 2019, 19:24 , Фото: архив

Казанда Муса Җәлил һәйкәле реконструкцияләнә башлады
 Һәйкәл 2,3 млн сумга реставрацияләнә.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Казанда 1 Май мәйданында язучы һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле реконструкциясе һәм аның янәшәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре башланды. Һәйкәлнең нигезе сүтелде инде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты Муса Җәлилгә һәйкәлне 2,3 млн сумга төзекләндерәчәген хәбәр иткән иде.

«Һәйкәлне ремонтлауның төп максаты - мәдәни мирас объектын тиешенчә саклау һәм тиешле тәртиптә тоту», - диелә Дәүләт сатып алулары порталындагы документларда.

Реставрация вакытында җәяүлеләр һәм автотранспорт хәрәкәте күчереләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10