ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм иске киемнәрен нишләткән? - "Шәһри Казан"

13 сентябрь 2019, 21:22

Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Яңа кием кигәндә Мөхәммәд Пәйгамбәр: «Йә Аллаһым! Син мине шушы киемгә (күлмәккә, чалмага) киендердең. Синнән аның хәерле булуын сорыйм», – дип әйтә торган булган.

Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин. Ә Пәйгамбәребез нәрсә киңәш иткән соң? 

Аның яңа киеме барлыкка килсә, искеләрен ул мохтаҗларга бирә торган булган һәм: «Яңа кием алгач, дога кылып, искесен мохтаҗ мөселманга бирүчене (гомере дәвамында һәм үлеменнән соң), биргән киеме­нең берсе генә булса да мохтаҗның өстендә булганчыга кадәр, Аллаһы Тәгалә саклар», – дип әйткән. Ә әгәр сез биргән киемнәрдә намаз укысалар, башка изге гамәлләр кылсалар, сезгә савабы тагы да артып кайтарылыр, иншә Аллаһ.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10