ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Философия фәннәре докторы: Мәдәниятнең иң мөһим элементларының берсе - тел

13 сентябрь 2019, 18:24

Хатыйп Миңнегулов сүзләренчә, үзбәкләрнең Казанга килүе очраклы түгел, бу тарих белән раслана.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зәринә Хуҗина).  Галим, философия фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов мәдәниятнең иң мөһим элементы дип телне саный, панель сессиясендә татарча һәм үзбәкчә сүзләр дә яңгырарга тиеш ди. Бу хакта ул Казан Кооператив институтында барган очрашуда әйтте.

“Татарстан белән Үзбәкстан арасы ерак. Тик, ерак булса да, араларыбыз электән үк бер-берсенә тартылган. Үзбәк дусларыбызның монда килүе очраклы гына түгел, бу зур бәйрәм. Әгәр тарихка күз салсак, без бер дәүләт составында булганбыз, үзара аралашканбыз. Урта Азия, Үзбәкстандагы Сәмәрканд безнең өчен Мәккә, Мәдинә дәрәҗәсендә булган”, - ди Хатыйп Миңнегулов.

Аның сүзләренчә, Үзбәкстанда бик күп татарлар яши. 1980нче елларда 600 меңгә якын кеше яшәгән. Алар анда укыганнар, эшләгәннәр. Араларында танылган кешеләр дә чыккан.

“Безнең татар халкы үзенең мөстәкыйльлеген югалтканнан соң, күп хәсрәтләр күрде, шуңа күрә таралырга мәҗбүр булды, безнең әби-бабаларыбызның шактый өлеше Урта Азия, Казахстан якларына китә. Анда безнең әби-бабаларыбызны сыендыралар, ризык бирәләр. Моның өчен без аларга рәхмәтле”, - ди ул.

Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, Советлар Союзы таркалганнан соң, үзбәкләр белән элемтә бераз зәгыйфьләнгән, менә хәзер яңадан торгызыла һәм ул торгызылырга тиеш, чөнки яшәешебез, күпъеллык тарихыбыз бергә аралашып узган һәм алга таба да шулай булсын иде, үзбәкләрнең монда килүе зур бәйрәм.

“Ташкентта яшәдем, Үзбәкстанда күп тапкыр булдым. Без анда үзбәкләр, таҗиклар белән үз телләребездә аралаштык. Рус телен бөек, дибез, ләкин безгә үз телебезне дә белергә кирәк. Шул чакта гына толерантлык булачак”, - дип сүзен йомгаклады Миңнегулов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10