ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургның Каюм Насыйри үзәгендә татар телен өйрәнү курслары яңартыла

13 сентябрь 2019, 19:09 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургның Каюм Насыйри үзәгендә татар телен өйрәнү курслары яңартыла
 Дәресләрне 15 елдан артык эш стажы булган профессиональ филолог алып бара.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). Санкт-Петербургның Каюм Насыйри үзәгендә татар телен өйрәнү курслары яңартыла. Анда татар телен өйрәнү буенча яңа уку елының беренче дәресе узачак. Дәресләрне 15 елдан артык эш стажы булган профессиональ филолог алып бара. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Каюм Насыйри институты Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша тарату өчен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында оештырылган.
  • 2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге базасында Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәген ачу тантанасы узды.

Дәрескә язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен 8-911-761-66-58 телефоны аша хәбәрләшергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10