ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Песошин миграция хезмәтен ватандашларны күчерүгә ярдәм итәргә чакырды

13 сентябрь 2019, 17:50 , Фото: Рамиль Гали/архив

Песошин миграция хезмәтен ватандашларны күчерүгә ярдәм итәргә чакырды
 Татарстан Премьер-министры Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында миграция хезмәте оешуга 300 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Миграция хезмәтенең төп бурычы - россиялеләргә тарихи ватаннарына күчүдә максималь ярдәм күрсәтү. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция хезмәте юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында хәбәр итте.

«Өч гасыр эчендә бүлек хезмәткәрләренең функцияләре һәм вәкаләтләре үзгәрде, әмма илнең миграция сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү бурычы үзгәрешсез калды. Сез республиканың яшь кешеләрен беренче булып котлыйсыз, аларга төп документ — Россия паспорты тапшырасыз. Сез Россия гражданины булырга теләгән кешеләрдән ант кабул итәсез һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез», — диде Песошин.

Ул ведомство хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада чит ил гражданнарын легальләштерү дәрәҗәсе арта баруын әйтте.

«Безнең ватандашларыбызга тарихи ватаныбызга күчүдә максималь ярдәм күрсәтү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Республика хөкүмәте бу мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирә һәм алга таба да миграция бүлекчәләре эшләрендә ярдәм итәчәк», - диде Алексей Песошин.

Сәхнәдә бәйрәм хөрмәтенә Казанның иҗат коллективлары, шулай ук ведомство бүлекчәләре хезмәткәрләре чыгыш ясады, аларның иң яхшылары Премьер-министр кулыннан Мактау грамоталары алды.

«Миграция хезмәте — Эчке эшләр органнарындагы социаль як өчен җавап бирүче һәм министрлыкларның һәм ведомстволарның киң спектры белән актив хезмәттәшлек итүче аз санлы хезмәтләрнең берсе», - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин рәхмәт белдереп.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10