ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә әйләнешен арттыру планлаштырыла

13 сентябрь 2019, 17:12 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә әйләнешен арттыру планлаштырыла Татарстан һәм Үзбәкстан - бизнес-партнерлар гына түгел, алар - төрки дөньяның кардәш халыклары, дип билгеләп үтә ККИ ректоры.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зәринә Хуҗина). Казан кооператив институты ректоры Алсу Набиева әйтүенчә, Үзбәкстан белән Татарстан арасында товар әйләнешен 80 процентка арттыру күздә тотыла. Бу хакта ул Казан Кооператив институтында барган очрашуда әйтте.

"Үзбәкстан Республикасы 2019 елда Татарстан белән товар әйләнешен 80 процентка арттырырга ниятли. Татарлар үзбәкләр белән электән элемтәдә тора, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре дә ныгый бара, аларны үстерергә кирәк", - ди ректор.

“Татарстан һәм Үзбәкстан - бизнес-партнерлар гына түгел, алар - төрки дөньяның кардәш халыклары. Безнең ментальлек, мәдәният, дин, телләр якын. Бүген бездә 4нче мәдәният үзәге ачылды. Без Венгрия, Төркия консуллыгы белән дустанә мөнәсәбәттә. Хәзер безнең ишекләр Үзбәкстан Республикасы өчен дә ачык”, - диде Алсу Нәбиева.

Ректор әйтүенчә, бүген ачылган үзбәк мәдәнияте үзәге студентлар өчен азрак булса да туган илләрен якынайтачак. "Монда Татарстан Республикасын алга этәрү һәм үзбәк кунаклары өчен "Welcome to Kazan" программасын алга җибәрүне хәл итәбез”, - ди Набиева.

  • Быел Казанда Үзбәкстан Республикасының консуллыгы ачылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10