ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак

13 сентябрь 2019, 16:40 , Фото: Владимир Васильев/архив

Космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак 30 августта космик чәкчәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар, ул аны Чәкчәк музеена тапшырырга вәгъдә бирде.

(Казан, 13 сентябрь,«Татар-информ»). 15 сентябрьдә космоста булып кайткан чәкчәк музейда урын алачак. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне нәкъ биш ел элек Казанда ачылган Чәкчәк музееның туган көнендә тапшырырга булганнар. Галәмгә милли тәм-томны алып менү идеясе Татарстан эшкуарларының башына килгән. Гаилә рецепты буенча гадәти булмаган экспонатны үзмәшгуль-кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләде. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.

Стратосферага очарга һәм чәкчәкне кире кайтарырга махсус очу аппараты ярдәм итте. Анда GPS-трекер һәм температура датчигы куелган иде. 30 километр биеклеккә ирешеп, милли тәм-том җиргә уңышлы төште.

30 августта космик чәкчәкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар, ул аны Чәкчәк музеена тапшырырга вәгъдә бирде.

Чәкчәк музеена тәмле экспонатны тапшыру тантанасы Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды генераль директоры Айдар Салихов катнашында узачак.

Тантана 11.30 сәгатьтә планлаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10