ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан кооператив институтында үзбәк мәдәнияте үзәге ачылды

13 сентябрь 2019, 16:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан кооператив институтында үзбәк мәдәнияте үзәге ачылды ККИ институты ректоры Алсу Набиева институтка Үзбәкстан студентларын көтеп калуын белдерде.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Зәринә Хуҗина). Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгы ярдәмендә үзбәк мәдәнияте үзәге ачылды.

“Безнең планнарыбыз зур, һәм, әлбәттә, без сезне чараның хөрмәтле кунаклары буларак күрергә телибез, шулай ук Үзбәкстан Республикасыннан килгән кадерле абитуриентларыбызны да көтеп калабыз. Республикабызда барлыгы Үзбәкстаннан 3 меңнән артык студент белем ала”, - диде ККИ институты ректоры Алсу Нәбиева.

Казан кооператив студентлары кунакларны чәкчәкләр һәм милли киемнәрдә каршы алды.

"Үзбәк мәдәнияте үзәген ачу безнең өчен зур дәрәҗә. Үзбәкстан Республикасының консуллыгына һәм безнең дәүләт Туризм комитетына да әлеге процессны җайга салганы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә”, - диде Алсу Набиева.

Алсу Набиева әйтүенчә, Үзбәк мәдәнияте үзәге башка югары уку йортларында белем алучы студентларга да ярдәм итәчәк.

“Туристлар агымы артсын иде. Үзбәк мәдәнияте үзәге ярдәмендә Үзбәкстан Республикасының да, шулай ук безнең сәүдә икътисади элемтәләребез ныгысын, мәдәни багланышлар да булсын, чаралар үткәрелсен, үзбәк җырлары яңгырасын, биредә үзбәк пылавы исләре булсын, мастер-класслар узсын иде”, - диде ККИ ректоры .
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10