ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2020 елда бюджет хезмәткәрләре хезмәт хакы 3,8 процентка индексацияләнәчәк

13 сентябрь 2019, 15:29

Россия вице-премьеры сүзләренчә, индексация шулай ук ана капиталы чараларына да кагылачак, аның күләме 2015 елдан бирле үзгәрмәгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 2020 елның 1 октябрендә хезмәт хакын 3,8 процентка индексациялиләр. Шул хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте, дип җиткерә Sputnik радиосы.

«Индексация социаль өлкә һәм фән учреждениеләрендә, ветеринария лабораторияләрендә, гидрометеорология хезмәтендә, медицина-социаль экспертиза үзәкләрендә, Роспотребнадзор гигиенасы үзәкләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләрендә, стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләрендә хезмәт итүчеләргә кагылачак», – диелә хәбәрдә. Голикова сүзләренчә, мондый чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә ел саен төбәкләргә 100әр млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Вице-премьер шулай ук киләсе елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак һәм 466,6 мең сум тәшкил итәчәк, дип белдерде. Бу бирелә торган сертификатлар күләменә дә, өлешчә тотылган сертификатлар буенча калган акчаларга да кагылачак. Бу максатларга Россия Пенсия фонды бюджетында 325 млрд сумга якын акча каралган. Элек ана капиталы суммасы 2015 елдан бирле үзгәрмәгән һәм 453 мең сум тәшкил иткән.

Татарстанда Ана капиталы сертификатларын бирү программасы гамәлдә булган вакытта аны алу өчен гаризалар саны 280 меңгә җиткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10