ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов Актанышны татар милләтенең чишмә башы дип атады

13 сентябрь 2019, 16:22

Марат Әхмәтов Актанышны татар милләтенең чишмә башы дип атады Ул Актаныш районы җитәкчелегенә рәхмәтен дә белдерде.

(Актаныш, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Бүген Актанышта авыл яшьләре уеннарына старт бирү барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актанышны милләтнең һәм милли сәнгатьнең башлангычы дип атады. 

“Әле генә Актаныш сәнгать осталарының нинди матур чыгышын карадык. Безнең милләтебезнең, милли сәнгатебезнең чишмә башы мөгаен Актаныштадыр. Актанышлар гомумән бик кунакчыл халык. Безнең  ярышларны биредә үткәрү теләген кабул иттеләр һәм бик югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр.”, – диде Марат Әхмәтов. 
 
Марат Әхмәтов Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка ярышның тиешенчә үткәрелүе өчен рәхмәт әйтте. “Актанышлыларга, синең командаңа, шәхсән үзеңә рәхмәт. Нинди генә үтенеч булмасын, кабул итеп, аны зур дәрәҗәдә үткәрәсез”, – диде.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10