ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республикада 4 миллион 200 мең икмәк урып-җыелган

13 сентябрь 2019, 16:00

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кайсы мәйданнарның урып бетерәсе калганын әйтте.

(Актаныш, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Республикада 4 миллион 200 мең тонна икмәк амбарларга салынган. Бу хакта Актанышта авыл яшьләре уеннары ачылышында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Республикабызда урып-җыю тәмамлану алдында. 4 миллион 200 мең тонна икмәкне инде амбарларга салдык. Әле алып бетерәсе мәйданнарыбыз бар. Кукуруз бар әле. Республикабызның тамагы тук. Киләсе кышларны үткәрү өчен азыгыбыз җитәрлек”, – диде ул.

Актаныш районы җитәкчесе Энгель Фәттахов Актанышта да бер-ике көндә урып-җыю тәмаланачак дип белдерде. “Авыл халкы елның нинди чоры булуына карамастан тулы тормыш белән яши инде ул. Әле күптән түгел генә урып-җыюга тотынган идек, шушы бер-ике көндә урып-җыюны да тәмамлаячакбыз”, – диде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10