ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстанда «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак

13 сентябрь 2019, 15:11 , Фото: Рамил Гали/архив

Татарстанда «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак Ат-спорт бәйрәмендә кунакларны мавыктыргыч ярышлар һәм бай мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, ярышларның программасы яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында 40, 80 һәм 120 чакрым арага оештырылган ат чабышларын үз эченә ала. Приз фонды 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

«Ярышларга республика районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә спортчылар киләчәк. Ат чабышларында Пермь крае, Төмән, Самара өлкәләре һәм башка төбәкләрнең жокейлары да катнаша», - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин.

Кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Аерым алганда, Казанның балалар ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәчәк, ат дагалау буенча мастер-класс, концерт, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылган ат-спорт бәйрәме иртәгә 11.00 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10