ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Үзәк Азиядәге иң зур мәчет октябрь аенда ачылачак

13 сентябрь 2019, 14:37 , Фото: архив/Владимир Васильев

Үзәк Азиядәге иң зур мәчет октябрь аенда ачылачак Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә бер үк вакытта 120 меңгә якын кеше намаз укый алачак.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк Азиядәге иң зур мәчетне 2019 елның октябрендә Таҗикстан башкаласында ачарга ниятлиләр. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Avesta.Tj мәгълүмат агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә бер үк вакытта 120 меңгә якын кеше намаз укый алачак.

  • Аллаһ йортына 2009 елның октябрендә нигез салынган. Төзелеш проектын Таҗикстан һәм Катар белгечләре әзерләгән.

Мәчетнең дүрт манарасы бар, аларның һәркайсының озынлыгы 75 метрга җитә. 47 метрлы төп гөмбәз белән беррәттән Аллаһ йортында тагын 20 зур һәм кечкенә гөмбәз бар.

Үзәк Җәмигъ мәчете Дүшәнбенең төньяк өлешендә урнашкан, ул 12 гектар мәйданны били. Мәчет янәшәсендә китапханә, музей һәм актлар залы бар.

Проектның бәясе 100 миллион долларга якын тәшкил итә. 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10