ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Казан арты” музее Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә әдәби автомарафон оештырды

13 сентябрь 2019, 13:41

Автомарафонда язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова да катнашты.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әтием эзләреннән…” исеме белән әдәби автомарафон оештырды. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автомарафонда язучының кызы - Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-оештыру бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова, язучының бертуган апасы Равиянең кызы Җәүһәр ханым да катнашты.

Автомарафон музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендәге күргәзмәне караудан, Арча үзәгендәге язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәк салудан башланып китте. Киләсе тукталыш М.Мәһдиев укыткан Казанбаш мәктәбендә булды. Шушы авылда Мөхәммәт Мәһдиев үзенең булачак тормыш иптәше Лилия ханымны очрата, аларның кызлары Гәүһәр дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы елларында М.Мәһдиев укыган Арча педагогия училищесы урнашкан Үрнәк авылында да тукталыш ясалды. Арча аграр- сәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Камалутдинов Рифкать Рафаил улы күргәзмә белән таныштырды, кунаклар хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Язучының әсәрләрендә телгә алынган наратлар янында басып тору безнең өчен үзе бер дулкынландыргыч мизгел иде.

Сәяхәт М.Мәһдиевнең хезмәт юлы башланган Сеҗе мәктәбендә дәвам иткән. "Сикертән мәктәбендә безне “яшь Мөхәммәт” каршы алды, укучылар язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, һәрберебезне дә сокландырдылар. Гөберчәк авылында М.Мәһдиевнең каберенә зиярат кылдык. Автомарафон катнашучылары М.Мәһдиев музеенда да булды", - диде оештыручылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10