ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде

13 сентябрь 2019, 12:29 , Фото: Салават Камалетдинов

Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе директоры Фәррух Дерахшани Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде. Kazan Palacе кунакханәсендә узган матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде.

«Биредә оештыручылар бик компетентлы, алар безнең белән тыгыз хезмәттәшлек иттеләр, тантана югары дәрәҗәдә узсын өчен зур тырышлык куйдылар. Барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм иттеләр. Бездә беренче көннән үк бернинди проблема да булмады», - диде ул.

Чит ил гражданнары виза алу һәм сәяхәтләр оештыру мәсьәләсендә Россияне кыен ил дип саный. Әмма Казанда премияне тапшыру тантанасын үткәрү тәҗрибәсе моның киресен күрсәтте, дип искәртте Дерахшани. «Татарларның кунакчыллыгын бәяләмәскә мөмкин түгел», - диде ул.

Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә Ага Хан Халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Финалга үткән проектлар арасында республиканың иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да бар.

  • Принц Кәрим Ага Хан IV архитектура премиясен 1977 елда гамәлгә куйган. Аны архитектура, планлаштыру, тарихи мирасны саклау һәм ландшафт дизайнында яңа стандартлар билгели торган проектлар өчен өч елга бер тапкыр тапшыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10