ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан аучылары өчен махсус календарь дөнья күрде

13 сентябрь 2019, 11:53

Календарьда республика территориясендә ауның актуаль сроклары турында мәгълүмат урнаштырылган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан аучылары өчен махсус календарь дөнья күрде. Анда республика территориясендә ауның актуаль сроклары турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аучы календаре» бүлеген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында табарга мөмкин.

Мисал өчен, сентябрь аенда Татарстанда ата кыр кәҗәсен (20 сентябрьгә кадәр) һәм пошиларны, шулай ук кабан дуңгызы, йомран, байбак һәм бурсыкларны атарга ярый. 15 сентябрьдән шулай ук төлке һәм карсакны да ауларга рөхсәт ителә.

Көзге-кышкы сезонда кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр һәм киек кошларны аулау өчен рөхсәтне 5 сентябрьдән Татарстандагы күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10