ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан

13 сентябрь 2019, 11:36 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан Төтен белән агуланган фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йортта урын өстендә тәмәке тарту аркасында янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Батыршин урамындагы биш катлы йортның дүртенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан. Урынга 4нче янгын-каравыл частенең кизү төркеме юл тоткан», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрне фатир хуҗасы каршы алган. Ул янгынның залда чыгуы хакында әйткән.

Йортның дүртенче һәм бишенче катлары куе төтен белән тулган. Янгын сүндерүчеләр күрше фатирда яшәүче ике кешене коткару битлекләре ярдәмендә урамга алып чыккан.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Төтен белән агуланган фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар.

Янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында диванга ут капкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10