ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бариев вейперлар язмышы турында: Контрольдән качып котыла алмаячаклар

13 сентябрь 2019, 11:10 , Фото: архив/Султан Исхаков

Бариев вейперлар язмышы турында: Контрольдән качып котыла алмаячаклар Инде бу көздә үк «төтен чыгарырга» яратучылар тәмәке тартучылар статусы алырга мөмкин, дип хәбәр итте парламентарий.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиянең вейплар базарын җайга салырга җыеналар. Тиздән «төтен чыгарырга» яратучыларны закон нигезендә тәмәке тартучыларга тиңләштерәчәкләр. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Физкультура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Ул моннан берничә ай элек депутатлар төркеме белән бергә парламентка тиешле закон проекты тапшыруын искәртте. Бариев сүзләренчә, бу базарның җайга салынмавы вейпларның популярлыгы артуга һәм яшьләр арасында тәмәке тартуның яңа модалы алымнары сизелерлек таралуына китерде.

«Тәмәке тартучыларның саны артуга бәйле рәвештә, күп кенә кызыксынган яклар безнең позициягә күчте. Алар да тиешле закон кабул итәргә һәм вазгыятьне җайга салырга кирәк дип саный», - диде парламентарий.

Бариев закон проектының Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитетына тапшырылуын әйтте. Ул Россия парламентының көзге сессиясе барышында каралыр дип көтелә.

«Июль аенда мин комитет рәисе белән аралаштым. Ул көзен закон проектының депутатлар каравына тапшырылачагын искәртте. Мондый закон проектлары берничә, әмма безнеке – беренче. Аның теге яки бу рәвештә кабул ителәчәгенә шигем юк», - дип сүзен йомгаклады Марат Бариев.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10