ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бариев: Татарстаннан Кырымга юл тоткан балалар лагерьларга бушлай юллама алачак

13 сентябрь 2019, 10:27 , Фото: архив

Бариев: Татарстаннан Кырымга юл тоткан балалар лагерьларга бушлай юллама алачак Кырымның «Лучистый» лагеренда балаларның агулануында гаепле затларны суд процесслары көтә, дип искәртте парламентарий.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Быелгы җәйдә Кырымның «Лучистый» лагерена юл тоткан Татарстан балаларының ялын компенсацияләячәкләр. Алар быел яки киләсе елда сәламәтләндерү лагерьларының теләсә кайсында бушлай ял итә алачак. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, Физкультура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Әлбәттә, әлеге балалар һәм аларның әти-әниләренең җәйге ялын боздылар. Моннан ике көн элек кенә мин шул хакта белдем: бу сменадан соң хастаханәгә озатылган 48 баланың 16сы Кырымдагы яки башка лагерьларда өстәмә акча түләмичә ял итү бәхетенә ирешкән. Калган 32 балага быел яки киләсе елда шул ук шартларда лагерьда бушлай сәламәтлеген ныгыту хокукы бирелгән», - дип искәртте Бариев.

Бариев хәбәр иткәнчә, махсус комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча балаларның агулануында гаепле затлар ачыкланган. Алар Евпаториядәге «Лучистый» лагере хуҗалары булып чыккан. Алар хәзер суд каршына басачак.

«Балаларның агулануында җирле ашханә хезмәткәрләре сәбәпче булган – медицина тикшерүе вакытында аларның икесендә дә эчәк таякчыгы тапканнар. Мораль зыянны һәм башка чыгымнарны компенсацияләү өчен әлеге лагерь хуҗаларына карата суд процесслары көтелә», - дип сүзен йомгаклады парламентарий.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10