ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Клиника Нуриевых» ир-атларда баласызлыкны дәвалау тәҗрибәсен тәкъдим итте

13 сентябрь 2019, 09:00

Яңа технологияләр аркасында, катлаулы, сирәк очрый торган диагнозлар куелган ирләр дә әти булу бәхетенә ирешә.

 (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда РФ һәм Татарстанның атказанган табибы Ринат Харисович Галеев хөрмәтенә урологик форум уза. Анда Татарстан һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән җыелган урологлар катнаша.

Ир-атларның репродуктив сәламәтлеге проблемасы һәм ирләрдә очрый торган баласызлыкны дәвалауда ирешелгән уңышлар турында форумда катнашучыларга тулырак “Клиника Нуриевых”ның әйдәп баручы белгечләре сөйләде.

Төрле исәпләүләр буенча, гаиләнең бала алып кайта алмау проблемасында, ир-атлар гаебе барлык очракның 30-50 %ын тәшкил итә. Заманча медицина алга атлый, бүген бала алып кайта алмаган парларга донор спермасы тәкъдим итү кебек гади юл популяр түгел. Төрле ярдәмчел технологияләр ирләргә үз балаларының биологик әтисе булу мөмкинлеге бирә.

Бу чаралар эченә югары төгәллекле техника кулланып башкара торган хирургия юллары, гормональ терапия һәм диагностика юлларын җентекле карап-тикшерү кергән.

Яңа статистик тикшеренүләр аркасында, ирләргә куелган баласызлык диагнозы кабат-кабат тикшерүне таләп итә. Лабораторияләр анализлар белән шыплап тулган, анда синең анализыңның кадере дә юк, ә бит пациентлар шуның өчен түли. Клиника практикасына яңа мәгълүматлар кертергә кирәк, без шушы юл белән эшлибез дә инде, - дип сөйләде “Клиника Нуриевых”ның генераль директоры Ильяс Нуриев.

Микротезе дип аталган хирургик манипуляция зур нәтиҗәләр күрсәтте. Ул гади биопсия таба алмаган бердәнбер сперматозидны аерып таба ала. “Клиника Нуриевых” белгечләре ирләрдә сирәк очрый торган гипогонадотроп гипогонадизм диагнозы куелган пациентларны дәвалауда аеруча игътибар күрсәтә.

Мондый диагноз куелган пациентлар бер үк вакытта ике табиб – уролог һәм эндокринологлар арасында тора. Безнең клиника нәкъ менә баласызлык проблемаларын дәвалауга йөз тотканга күрә, бу катнаш өлкәдә ничек эшләү буенча шактый гына тәҗрибә җыелды, - диде “Клиника Нуриевых”ның баш табибы Наил Нуриев.

Клиника Нуриевых» – репродуктив сәламәтлек үзәкләре челтәре. Аңа 2003 елда абыйлы-энеле Ильяс һәм Наил Нуриевлар нигез сала. Клиника ирләрдә һәм хатын-кызларда баласызлык проблемасын дәвалау буенча махсуслашкан. Бүлек һәм филиаллар Казан, Ижау, Киров һәм яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан.

Реклама хокукында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10