ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын үткәрү датасы расланачак

13 сентябрь 2019, 09:19 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яңа чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын үткәрү датасы расланачак Бүген узачак ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында депутатлар алты мәсьәләне карар дип көтелә.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышы узачак. Депутатлар алтынчы чакырылыш республика парламентының беренче утырышын үткәрү датасын раслаячак.

ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, президиум утырышының көн тәртибенә барлыгы алты мәсьәлә кертелгән. Аерым алганда, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлауларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирәчәк.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең киңәшмәсен үткәрү һәм алтынчы чакырылыш республика парламентының беренче утырышына чакырылучылар турындагы мәсьәләләр каралачак.

Моннан тыш, президиум әгъзалары алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында тикшереләчәк мәсьәләләрне билгеләр дип көтелә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10