ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Адилә Әхмәтова Берлин халкына татар халык җырларын башкарган

13 сентябрь 2019, 08:43 , Фото: tatar-congress.org

Адилә Әхмәтова Берлин халкына татар халык җырларын башкарган Җырчының беренче концерты бер ел элек шулай ук Берлинда узган.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Берлин татар яшьләре берләшмәсе Адилә Әхмәтованың Германия башкаласында икенче концертын үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Җырчының беренче концерты бер ел элек шулай ук Берлинда узган. Тамашачылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Адилә татар халык җырлары һәм күренекле татар башкаручыларның җырлары белән чыгыш ясады.

Тамашачылар арасында рус, америкалылар һәм алман тамашачылары, шул исәптән җирле татар диаспорасы вәкилләре — яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10