ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

13 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

13 сентябрь 2019, 21:00

13 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар  Татарстан Дәүләт Советының җитәкчелек составын 20 сентябрьдә сайлаячаклар, Филармония скверында Айгөл Фазыйловага теләктәшлек йөзеннән концерт узачак.

Бикчәнтәевка театрның милли мәнфәгатьләрен саклау өчен кинжал бүләк иттеләр / Грозный шәһәрендә "Федерация" милли театрлар фестивале бара. 

Адилә Әхмәтова Берлин халкына татар халык җырларын башкарган / Җырчының беренче концерты бер ел элек шулай ук Берлинда узган.

Бариев: Татарстаннан Кырымга юл тоткан балалар лагерьларга бушлай юллама алачак / Кырымның «Лучистый» лагеренда балаларның агулануында гаепле затларны суд процесслары көтә, дип искәртте парламентарий.

Болгар ислам академиясе ректоры: Яңа Мәрҗаниләр булыр дип мин бик нык ышанам / 10-11 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә Россиядә беренче тапкыр ислам фәннәре буенча докторлык диссертациясен якладылар.

Татарстан Дәүләт Советының җитәкчелек составын 20 сентябрьдә сайлаячаклар / Утырышта каралган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен республика парламенты депутатлары вәкилләренең киңәшмәсе оештырылачак.

Үзбәкстан туристлар өчен самолет бәяләрен төшерәчәк / Самолет бәяләре монополияне берничә компаниягә алыштыру хисабына төшәчәк.

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте / 14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.

2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак / Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.

Альберт Борһанов Томск Татар бистәсенә музей-тыюлык статусын бирергә сорый / Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашучылар Президентка мөрәҗәгать итәчәк.

Татарстанда быел гөмбә ашап үлүчеләр булмаган / “Соңгы биш елда, агулы гөмбә ашап, өч кешенең гомере өзелде”, - диде Татарстанның баш токсикологы.

Татар филармониясе скверында Айгөл Фазыйловага теләктәшлек йөзеннән концерт була / Айгөл Фазыйлова дүртенче стадиядәге яман шеш белән авырый.

Үзәк Азиядәге иң зур мәчет октябрь аенда ачылачак / Үзәк Җәмигъ мәчете территориясендә бер үк вакытта 120 меңгә якын кеше намаз укый алачак.

Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Казан Кремлендә булды / Кунаклар Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение Соборын карады.

Марат Әхмәтов Авыл яшьләре уеннарында катнашучыларны сәламләде / Ул мондый уеннар авыл язмышының киләчәге һәм бүгенгесе өчен әһәмиятле дигән фикердә.

Бишкәктә Чыңгыз Айтматовның иҗаты турында сөйләгәннәр / Очрашуда язучының сеңлесе Роза Айтматова да катнашкан.

Татарстан белән Үзбәкстан арасында сәүдә әйләнешен арттыру планлаштырыла / Татарстан һәм Үзбәкстан - бизнес-партнерлар гына түгел, алар - төрки дөньяның кардәш халыклары, дип билгеләп үтә ККИ ректоры.

 

Синоптиклар әбиләр чуагының соңгы көнен әйтте / 14 сентябрьне әбиләр чуагының соңгы көне дип атарга була.

 

Минтимер Шәймиев: Ага Хан премиясендә җиңүне без югары бәя итеп кабул итәбез / Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10