ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тарих укытучысы Акчуриннар йорты җимерелгәнче музей ачарга тәкъдим итә

13 сентябрь 2019, 09:45 , Фото: Тимур Сорокин, Лилия Гадельшина

Тарих укытучысы Акчуриннар йорты җимерелгәнче музей ачарга тәкъдим итә Тимур Сорокин Ульяновск өлкәсе Зөябаш бистәсендәге фабрикант Акчуриннар йортында музей ачарга хыялланган булган.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). 24 яшьлек тарих укытучысы Тимур Сорокин постау фабрикаларына нигез салган Сөләйман Акчурин яшәгән йортта музей ачарга хыяллана. Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөябаш (Старотимошкино) авылында эшмәкәр Акчуриннарның дүрт йорты сакланып калган. "Шуларның берсе буш тора, җимерелгәнче тизрәк чарасын күрергә кирәк", - дип сөйләде ул "Татар-информ"га.

Ике катлы агач йортларның калганнары хосусыйлаштырылган, аларда гаиләләр яши. Ə Сөләйман Акучурин XIX гасырда төзегән йортта озак еллар участок хастаханәсе эшләгән. Соңгы дүрт-биш елда гына табиблар башка бинага күченгән. "Монда икенче катта бала табу йорты урнашкан иде, операцияләр дә ясыйлар иде", - дип искә ала Тимур.

3 ел элек яшь укытучы туган авылына тарих укытырга кайта. "Педагогика университетында музеология, мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклау белгечлеген дә алдым. Диплом эше буларак, Акчуриннарның нәсел йортында мемориаль музей оештыру конценциясен төзедем", - дип сөйли Тимур.

Яшь укытучының тәкъдимен ул вакыттагы район башлыгы Сергей Кочетков күтәреп ала. Сәламәтлек саклау идарәсе иске бинаны Мәдәният идарәсе карамагына күчерергә каршы килми. Əмма планнар чынга ашмый кала - район башлыгы эшеннән китеп бара.

Мемориаль музей ачарга хыялланган Тимур мәктәп музеенда үткән ел Акчуриннарга багышланган мемориаль экспозиция төзи. "Элек Зөябаштагы Акчурин фабрикаларында музей булган. Аны үзе дә озак еллар фабрикада эшләгән Абдул Урмеев җитәкләгән. Фабрикалар совет елларында да эшләгән, 90нчы елларда гына ябылган. Кызганычка, андагы борынгы биналар да хәзер җимерек хәлдә", - дип сөйләде Тимур.

Экспонатлар башта клубта яткан, аннан соң мәктәпкә күчерелгән. Күп кенә экспонатлар юкка чыккан, хәзер Акчуриннар белән бәйле 32 экспонат саклана. Ике җиһаз - гаять зур күн диван һәм пыяла ишекле шкаф әле дә клубта калган. "Аларны мәктәпкә күчереп тә булмый, урын да юк", - ди укытучы. Мәктәпнең тәртипкә китерелгән музеена Абдул Урмеев исемен бирергә җыеналар.

Тимурны хәзер мемориаль музей булырга лаеклы йортның язмышы борчый. Акчуриннар байлыгын эзләүчеләр иске йортның астын-өскә китерә башлаган. Хәзинә эзләп нигезләрне, тәрәзә төпләрен, идәннәрне куптарганнар. Күптән түгел сырлап-бизәкләп ясалган борынгы мичне сүткәннәр.

Укытучы бу атнада Томск шәһәрендә уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнаша. Ул үзен борчыган мәсьәлә турында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә җиткерергә планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10