ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Әлмәт музыканты Гиннессның рекордлар китабына кертелде

13 сентябрь 2019, 05:19

Санкт-Петербургта "Газпром Арена" стадионында бөтен илдән җыелган 8 мең кешедән торган оркестр һәм 40 мең кешелек хор Россия гимнын башкарды.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче Рәмис Аксенов исеме Гиннессның рекордлар китабына кертелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Ул үзе генә түгел, бер төркем музыкант белән. 1 сентябрьдә Санкт-Петербургта "Газпром Арена" стадионында ил буенча җыелган 8000 кешедән торган оркестр һәм 40000 кешелек хор Россия гимнын башкарды. Шул рәвешле алар дөнья рекорды куйды.
 
Әлеге массакүләм чарада Казаннан 16, Әлмәттән нибары бер музыкант - 2 нче балалар музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлекчәсе мөдире, укытучы, республика, бөтенроссия, халыкара бәйгеләр лауреаты Рәмис Аксенов катнашты. 
 
Гимны башкару барышында Гиннесс китабының махсус комиссиясе музыкантларның уйнауларын да тикшереп йөргән. Әлбәттә, хилафлыклар күзәтелмәгән. Чара Россия гимнының 75 еллыгына багышлап уздырылган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10