ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукуруз үстерү серләрен өйрәнү өчен, сигез район белгечләре Әлкигә җыелды

13 сентябрь 2019, 06:25 , Фото: alki-rt.ru

Кукуруз үстерү серләрен өйрәнү өчен, сигез район белгечләре Әлкигә җыелды Чарада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районына кукуруз үстерү серләрен өйрәнергә сигез районнан белгечләр килде, дип яза район басмасы.
 
Районның “Әхмәт” отряды кырларында “ВостокЗернопродукт” җәмгыятенә кергән сигез район катнашында кукуруз һәм көнбагыш культураларыннан тотрыклы уңыш алу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
 
Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “ВостокЗернопродукт” җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10