ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында бөртеклеләр урагы төгәлләнде

13 сентябрь 2019, 04:38 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында бөртеклеләр урагы төгәлләнде Урак барышындагы яңгырлы көннәр үзенең тискәре нәтиҗәсен күрсәтте – уңыш гектардан 30 центнердан 25 центнерга кадәр төште.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы кырларында 33553 гектарда үстерелгән бөртекле культуралар тулысы белән җыеп алынды.Бу хакта район газетасы яза. 
 
Урак барышындагы яңгырлы көннәр үзенең тискәре нәтиҗәсен күрсәтте – уңыш гектардан 30 центнердан 25 центнерга кадәр төште. Игеннәрнең күпчелеген, юеш булу сәбәпле, киптерү агрегатлары аша үткәрергә туры килде. Тулаем җыем 80 мең тоннага якын.
 
Хәзер “Хузангай”, “ВостокЗернопродукт” җәмгыятьләре  комбайнчылары соң өлгерә торган карабодай, тары урагына төшәргә җыеналар. Сентябрьнең икенче яртысында инде көнбагыш суктыру башланыр. Аның бер өлешенә, тиз өлгерсен өчен, самолет белән эшкәртү үткәрелде.
 
Районда кукурузны силоска салу эше бик уңышлы бара. Әлеге сусыл азык 20 мең тонна хәзерләнгән инде. Силос хәзерләү һәр көнне өчәр мең тонна күләмендә башкарыла.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10