ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районы игенчеләре уңыш күләме буенча республикада икенче урында бара

13 сентябрь 2019, 08:22 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районы игенчеләре уңыш күләме буенча республикада икенче урында бара Тагын 7,8 мең гектар мәйданны җыясы калып бара.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлык культуралар 82 процент мәйданда җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 39,6 центнер чыга. Бу республика буенча икенче күрсәткеч, дип яза район газетасы. 
 
Тагын 7,8 мең гектар мәйданны җыясы калып бара. Барлыгы 141,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. 
 
"Ярыш" предприятиесе һәм "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр. Калган хуҗалыклар язгы бодай суктыру, рапс чабу белән мәшгуль. 
 
Чиратта – горчица, люпин һәм техник культуралар. «Кама» агрофирмасында тулы куәткә шикәр чөгендерен җыю бара. Бүген пландагы 3,3 мең гектарның 700 гектарыннан 33 мең тонна татлы тамыразык җыелган. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 474 центнер.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10