ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда ракетачыларга һәйкәл ачылды

13 сентябрь 2019, 07:26 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубайда ракетачыларга һәйкәл ачылды Аны районның әлеге хәрби көчләрдә хезмәт итүчеләре берләшеп куйган.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леоньева). Аксубай район үзәгендә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре сугышчыларына багышланган обелиск ачылды. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Апрель урталарында редакциягә егет чагында әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-ат үз җәмгыятен булдыру турында газетада хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Элеккеге ракетачылар берләште. Аларның актив гамәлләре нәтиҗәсе булып Ленин паркында ракета гаскәрләренә багышланган обелиск пәйда булды.
 
Аны берничә атна дәвамында урнаштырдылар – җәмгыять әгъзалары иртәдән кичкә кадәр паркта эшләде. Һәм менә көтеп алынган мизгел килеп җитте – ракетачылар монументны ачу тантанасына җыелдылар. Һәйкәл янында районның яшь армия, форпост әгъзалары мактаулы сакта тордылар. Әйләнә-тирәдә бәйрәм мохите хөкем сөрде, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10