ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайның балалар китапханәсе беренче сыйныфлар өчен бәйрәм оештырган

13 сентябрь 2019, 03:18 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның балалар китапханәсе беренче сыйныфлар өчен бәйрәм оештырган Укучылар мәктәптә үзеңне ничек тотарга, ертылган китапларны ничек тәртипкә китерергә кирәгенә төшенгән.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакай район балалар китапханәсендә гимназиянең беренче сыйныф укучылары өчен Белем бәйрәме узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Балалар кызыклы Белем иле буйлап сәяхәт кылды. Аларны бу юлда мультфильм геройлары белән очрашулар көтте. Алар балаларга викторина сораулары, төрле биремнәр әзерләп куйган иде. 
 
Мәктәптә үзеңне ничек тотарга, “авыру” китапларны ничек дәваларга кирәген дә төшенде укучылар, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10