ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” конференциясе була

13 сентябрь 2019, 02:07 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” конференциясе була Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казый хатын-кыз Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). 5 октябрьдә Иж-Буби авылында “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Бу хакта район газетасы яза. 
 
Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.  
 
Конференциягә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Камил Сәмигуллин, Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,ТР баш казые Җәлил Фазлыев һ.б. дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә. 
 
Алар конференция эшендә катнашудан тыш, авыл тарихы музеенда һәм тарихи объектларда булачаклар, Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачак.   
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10