ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән котельныйлары яңа сезонга әзер

13 сентябрь 2019, 01:25 , Фото: yutazy.ru

Чирмешән котельныйлары яңа сезонга әзер Кайбер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә казаннарны кабызганнар инде.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән район үзәгендәге һәм авыллардагы барлык 56 котельный да эшли башларга әзер. Бу хакта район газетасы яза.
 
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" хезмәткәрләре әлеге объектларда җәй дәвамында байтак эш башкарган.
 
"Җәй көннәрендә  барлык  котельныйларга да чираттагы ремонт ясалды. Газлаштыру фонды аша Иске Үтәмеш һәм Кармыш мәктәпләре, Түбән Кармалы һәм Лашман мәдәният йортлары котельныйларында яңа казаннар урнаштырдык", - ди предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин. 
 
Җылыту сезонын башлау турында күрсәтмә дә бар икән. Кайбер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә казаннарны кабызганнар да.
 
Михаил Иванович әйтүенчә, өч көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан күтәрелмәсә, барлык  котельныйлар эшләтеп җибәреләчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10