ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районында янгында зыян күргән гаиләләргә фермерлар ярдәм иткән

13 сентябрь 2019, 09:03 , Фото: yutazy.ru

Ютазы районында янгында зыян күргән гаиләләргә фермерлар ярдәм иткән Иске Каразирек авыл җирлегендә чыккан янгын аркасында дүрт шәхси хуҗалык каралтысы янып беткән.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы  Иске Каразирек авыл җирлегендә чыккан янгын аркасында дүрт шәхси ярдәмче хуҗалык зыян күрде. Аларга терлек азыгы белән ярдәм ителде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Ихаталарда урнаштырылган салам һәм печән төргәкләре янып, яраксыз хәлгә килде. Янгыннан зыян күргән Фатыйх Вәлкәев, Марат Кашапов, Таһир Солтанов, Зәйтүн Нәбиев гаиләләренә терлек азыгы запасы булдыруда “Нәбиуллин”, “Гафиятов” фермер хуҗалыклары зур ярдәм күрсәтте. 
 
Шулай ук “Халатян” КФД да кулдан килгән кадәр булышырга вәгъда итте, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10