ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урыссу бистәсе урамнарында өч ел көтелгән балалар уен мәйданчыклары ясалган

13 сентябрь 2019, 00:37 , Фото: yutazy.ru

Урыссу бистәсе урамнарында өч ел көтелгән балалар уен мәйданчыклары ясалган Район җитәкчелеге күп фатирлы йорт ишек алларында булган балалар уен мәйданчыкларын яңарту турында район советы депутатлары белән киңәшләшкән иде.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Урыссу бистәсе урамнарында өр-яңа балалар уен мәйданчыклары барлыкка килде. Чын мәгънәсендә бу көнне балалар һәм аларның ата-аналары өч ел көтте, дип яза район газетасы. 
 
Агымдагы ел башында ук район җитәкчелеге күп фатирлы йорт ишек алларында булган һәм бернинди дә таләпләргә туры килми торган балалар уен мәйданчыкларын яңарту турында район советы депутатлары белән киңәш-табыш корган иде. 
 
Беренче уен мәйданчыгын “Идарә итүче компания” җәмгыяте Урыссу урамындагы 19 санлы йорт ишек алдында куйды. Өр-яңа таганнарда атынган балаларның шатлыгы йөзләрендә балкыды. Икенчесе Горький урамындагы 1 санлы йорт ишек алды территориясендә урнаштырылды. Чын мәгънәсендә бу көнне әлеге ишек алды балалары һәм аларның ата-аналары өч ел көтте. 
 
Хәзер, иң мөһиме, район муниципалитеты һәм коммуналчылар бергә кушылып сатып алган уен мәйданчыкларын саклау һәм аны билгеләнеше буенча гына файдалану, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10