ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрдә инфраструктура төзү мөһим

12 сентябрь 2019, 21:10 , Фото: архив

Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрдә инфраструктура төзү мөһим Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында парламент башлыгы күп балалы гаиләләрнең мөрәҗәгатьләре турында сөйләде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрдә инфраструктураны ахыргача төзеп бетерү мөһим. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында шулай дип әйтте. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан «Бердәм Россия» партиясе адресына 8 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Шуларның 20 проценты күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына кагыла.  Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан хакимияте сайлау кампаниясеннән ясаган нәтиҗәләр җитди уйланырга мәҗбүр итә», диде.

«Бу игелекле эшкә юнәлдерелгән федераль инициатива иде. Татарстанда 52 мең күп балалы гаиләнең 46 меңе җир алды. Шуның белән бу эпопея тәмамланды. Әмма күпчелек гаиләләрнең тиешле инфраструктура үткәрү өчен акчалары юк. Россия Федерациясенең һәр субъектында булган бу проблеманы хәл итәргә һәм логик тәмамлануга җиткерергә кирәк», – диде парламент башлыгы.

Ул Ассоциациянең киләсе утырышларының берсендә бу хакта җентекләбрәк фикер алышырга тәкъдим итте. Татарстанның Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрен мисал итеп китерде. Анда бу проблема аеруча кискен тора. Аерым алганда, газ белән тәэмин итүгә – 77 млн сум, су белән тәэмин итүгә 14 млн сум акча кирәк.

Узган сайлауларга бәя биреп, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров барлык төбәкләр дә аларны әзерләү һәм үткәрү буенча зур эш башкарылганлыгын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10